Кукмараның “Милосердие” тернәкләндерү үзәгендә юл йөрү кагыйдәләрен искә төшерде

2015 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында тернәкләндерү үтүче балалар өчен Кукмараның "Милосердие" үзәгендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча интеллектуаль ярыш үткәрделәр. Чараны үткәрүдә Кукмара районы юл хәрәкәте иминлеге буенча Дәүләт инспекциясе катнашты.

Интеллектуаль турнир “Биремнәр эшлибез – кагыйдәләр үтибез” девизы астында үтте. Биредә балалар ике командага бүленеп,  төрле конкурсларда катнашты, биремнәр үтәде, кроссвордлар чиште.

Дәүләт инспекциясе вәкилләре, ярышлар барышын игътибар белән күзәтеп, җиңүчеләрне сайлады.

Катнашучылар һәм җиңүчеләр истәлекле призлар белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International