Зәйнең “Радость” үзәге белгечләре “Кешеләргә шатлык өләшәбез” дип исемләнгән акция оештырды

2015 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Шушы көннәрдә Зәйнең "Шатлык" өйдә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге "Алтынчәч" балалар бакчасы белән берлектә “Кешеләргә шатлык өләшәбез” дип исемләнгән акция оештырды.

Балалар ветераннарга шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, бәйрәм кәефе бүләк итте.

Зәйнең халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Эльмира Хуҗина һәм өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлеге белгечләре мөмкинлекләре чикле гражданнарга Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фоат Комаров исеменнән бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International