Балтачның “Наз” үзәге иншалар конкурсы оештырды

2015 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында Балтачның “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Волонтер” үзәге активистлары белән “Минем тормышымнан бәхетле мизгелләр” дип исемләнгән мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында район иншалар бәйге игълан итте.

Конкурска 25 эш килде. Һәр катнашучы үзенең тормышының бәхетле мизгеле турында язган. Конкурсның жюри составы эшләр белән танышып, алар арасында иң яхшыларын билгеләде.

Җиңүчеләрне бүләкләү Яңа ел бәйрәмендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International