Инвалидлар декадасы кысаларында Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Кояшкай" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә булып кайттылар.
Төп чараның максаты – "Талисман" балалар-волонтерлар отрядының игътибарын мөмкинлекләре чикле балалар проблемаларына җәлеп итү.
"Асылташ" приюты карамагындагы балалар үзләренең дусларын бәйрәм белән котлады. Аларга сәламәтлек, шатлык, уңышлар теләде. Волонтерлар үз чиратында иҗат остаханәләре һәм мастер-класслар үткәрде.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, уртак эш балаларда мәрхәмәтлек хисе үстерә.