Баулының “Милосердие” үзәге балалары әкият иленә сәяхәт кылды

2015 елның 10 декабре, пәнҗешәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында Баулының "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында мөмкинлекләре чикле балалар өчен "Әкият иленә сәяхәт" уен программасы узды.

"Без киләчәк өчен!" хәрәкәте җитәкчесе Радэль Галимуллин Конституция һәм аның функцияләре хакында сөйләде.

Волонтерлар балалар өчен тренинг уеннар үткәрде, игелек турында видеоязмалар күрсәтте.

Чара ахырында балаларга татлы бүләкләр таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International