Парклар һәм скверлар елы кысаларында Балтачның “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагы өлкәннәр өчен “Аэротерапия” дип исемләнгән чара үткәрелде.
Өйдә социаль хезмәт күрсәтү үзәге бүлегенең шәфкать туташы Айгөл Зарипова "Балтач" паркында физик күнегүләр эшләтте.
Белгеч билгеләп үткәнчә, саф һавада хәрәкәтләнү өлкәннәрнең физик һәм эмоциональ торышын яхшырта, яхшы кәеф өсти.