Чистай интернат-йортында ашарга пешерү осталыгы буенча бәйге үтте

2015 елның 9 декабре, чәршәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында Чистай интернат-йортында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен гадәти булмаган «Ой, как вкусно!» кулинар бәйгесе оештырдылар.

Әлеге бәйгедә яшь инвалидлар катнашты һәм үзләренең аш-су осталыкларын курсәтте. Һәр конкурсант нигезле итеп биремнәрне үтәргә һәм иптәшен сынатмаска тырышты.

Моннан тыш, тәнәфесләр арасында романс, такмак һәм шигырьләр яңгырады. Әлеге чара чәй өстәле артында тәмамланды. Аның барышында яшьләр кичерешләре һәм аш-су серләре белән бүлеште.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International