Менделеевскта «Берег Надежды» үзәгендә инвалидлар декадасына багышланган чаралар үтте

2015 елның 9 декабре, чәршәмбе

Менделеевскның "Берег Надежды" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә тернәкләндерү бүлекчәсе хезмәткәрләре инвалидлар декадасы кысаларында берничә чара уздырды.

Үзәк белгечләре Үзәк китапханә хезмәткәрләре белән берлектә өлкәннәр һәм инвалидларга мөмкинлекләре чикле кешеләр турында видеофильм курсәтте.

Социаль-тернәкләндерү бүлегендә «Пусть наша доброта согреет ваши души!» әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Анын барышында бүлек хезмәткәрләре мөмкинлекләре чикле кешеләрнең шигырьләрен укыды, музыкаль композицияләрен башкарды.

Аннан тыш, социаль-тернәкләндерү бүлеге хезмәткәрләре «В сердцах не оскудеет доброта!» исемле чара уткәрде. Тәрбияләнүчеләр үз куллары белән төрле яңа ел сувениры әзерләде.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, мондый чаралар җәмгыятьтә мөмкинлекләре чикле кешеләргә даими игътибар һәм җылы караш кирәклеге турында искә төшерер өчен үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International