Инвалидлар Декадасы кысаларында Бөгелмәнең "Возрождение" тернәкләндерү үзәгендә балалар һәм яшүсмерләр өчен иҗади кунак бүлмәсе ачылды.
Кичәге чыгарылыш сыйныф укучылары, хәзер инде ата-аналар. Алар гаилә булдыру һәм беренче бала туу шатлыгы белән уртаклашты.
Белгечләр кунакларга дәвалау физкультурасы һәм өй шартларындагы массаж буенча киңәшләр бирде. Инструктор Татьяна Шакирҗанова талисман ясау буенча мастер-класс үткәрде.
Кичәнең ахырында һәр яшь гаиләгә бүләк тапшырылды.