Шушы көннәрдә, Мамадышның "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге психологлары район мәгариф бүлеге белән берлектә мөмкинлекләре чикле балалар өчен үстерү шөгыльләре уткәрделәр. Дәресләр инвалидлар декадасына багышланган иде.
Балаларга кызыклы уеннар, конкурслар тәкъдим ителде. Үзеңне бәяләүне күтәрер өчен балалар белән шәхес тибын билгеләүгә юнәлгән психогеометрик тест үткәрелде.
Лекцияләрдән балалар энергия алдылар һәм күңел ачтылар.