Бүген Лениногорск социаль яклау бүлеге җитәкчесе Миләүшә Саримова һәм "Исток-Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге җитәкчесе Луиза Ризванова Анатолий Арестовны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
Моннан тыш, Бөек Ватан сугышында катнашучыга Татарстан Республикасы Президенты һәм Хөкүмәте исеменнән бүләк тапшырылды.