Балтач районында инвалид балалар өчен Яңа ел маскарады үтте

2015 елның 25 декабре, җомга

Кичә Балтачның "Хыял" спорт комплексында инвалид балалар өчен яңа ел маскарад бәйрәме узды. Чарада шулай ук опекадагы балалар, Украинадан күчеп килгән гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр катнашты.

Сәламләү сүзе белән Балтачның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина чыгыш ясады.

"Волонтер" үзәге активистлары балалар өчен уеннар оештырды, мастер-класслар күрсәтте.

Барлык катнашучылар да, Кыш Бабайдан тәм-том һәм бүләкләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International