Чистайның "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында яшәүчеләр балалар йортында булып кайтты.
Балалар йортында тәрбияләнүчеләр кунаклар өчен концерт программасы әзерләгән иде. Үзенең концерт номеры белән интернат-йортта яшәүче Михаил Туртыгин да чыгыш ясады.
Очрашу барышында өлкәннәр һәм балалар бүләкләр һәм күчтәнәчләр белән алмашты. Истәлеккә фотога төште.