Яр Чаллының "Кояшкай" балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре мөмкинлекләре чикле балалар өчен "Спорт – ул сәламәтлек" дип исемләнгән чара үткәрде. Әлеге чарага 86нчы санлы "Омет" интернат-мәктәбе һәм 38нче санлы урта мәктәп укучылары чакырулы иде.
Очрашу барышында өч команда катнашып, спорт ярышларында, төрле биремнәрдә көч сынашты.
Чара ахырында һәр катнашучы призлар һәм бүләкләр алды.