Балтачның "Наз" үзәге белгечләре савыктыргыч дәрес үткәрде

2015 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген "Балтач"ның паркында өлкән яшьтәге гражданнар һәм пенсионерлар өчен "Скандинавия йөреше" дип исемләнгән спорт чарасы үтте. Биредә Балтачның "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагылар катнашты. 

Үткәрелгән чарадан соң,  шәфкать туташы Илһамия Сафина саф һавада комплексы физик күнегүләр эшләтте. Аның сүзләренә караганда  мондый дәресләр өлкән яшьтәге гражданнарның физик һәм психик халәтен яхшыртырга булыша.

Әлеге чара парклар һәм скверлар елына багышланган иде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International