Татарстан Республикасының "Наз" ятим һәм инвалидлар балаларга ярдәм итү төбәк иҗтимагый хәйрия фонды әкият һәм яхшылык иленә сәяхәт оештырды.
Әлеге чара Биектауның "Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге ярдәме белән узды.
Балаларга Кыш Бабай, Кар кызы, Убырлы карчык белән әкияти тамаша күрсәттеләр. Балалар чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнады, җырлады һәм биеде.
Биектауның "Өмет" үзәге хезмәткәрләре "Наз" хәйрия фондына рәхмәтләрен җиткерде.