Бүген Түбән Каманың “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен приютында тәрбияләнүчеләр “Лукоморье” зоопаркында булып кайтты.
Зоопарк хезмәткәрләре балаларга биредә яшәүчеләр турында сөйләде, тору урыннарын күрсәтте. Балалар хайваннарны тотып, сыйпап карады, алар белән сөйләште.