Инвалидлар декадасына багышланган чаралар кысаларында Балтачның спорт комплексында мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында шахмат, шашка бочче һәм дартс буенча ярышлар узды.
Очрашу барышында Балтачның “Наз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Г. Әхмәдиева 419нчы номерлы федераль закондагы үзгәрешләр белән таныштырды. Инвалидланың хокуклары турында сөйләде. Сорауларга җавап бирде.