2016 нче елда 1нче гыйнвардан алып 10нчы гыйнварга кадәр ял көннәре булачак

2015 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы, оешмаларның  күпсанлы мөрәҗәгәтенә җавап итеп, түбәндәгене хәбәр итә. 

РФ Хезмәт кодексының 112нче маддәсе нигезендә 1,2,3,4,5,6 һәм 8нче гыйнвар көннәрендә Яңа ел каникуллары булачак. 

7нче гыйнвар - Раштуа бәйрәме.

2016нчы елда 2 һәм 3нче гыйнвар шимбә һәм якшәмбегә туры килә. 

РФ Хезмәт кодексындагы 112 нче маддәнең 2 нче өлеше нигезендә  эшләми торган бәйрәм көннәре ял көненә туры килгән очракта бәйрәм көне башка көнгә күчерелә. 

Димәк 2016нчы елда 2 гыйнвар шимбә көне ялы 3нче майга, якшәмбе 3нче гыйнвардагы ял көне 7нче мартка күчерелә.

Шулай итеп, 2016 нче елда 1 нче гыйнвардан алып 10нчы гыйнварга кадәр ял итәчәкбез.

2015нче елның 31нче декабре бәйрәм алды көне булганлыктан, РФ Хезмәт Кодексының 95нче маддәсе нигезендә эш сәгате 1 сәгатькә кыскара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International