Инвалидлар декадасы кысаларында Арчаның "Исток надежды" балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә "Игътибарлы җәяүле" танып белү чарасы узды.
Дәрестә юл хәрәкәте кагыйдәләрен, юл билгеләрен кабатладылар, төрле юл-транспорт очракларын чагыштырдылар. Барлык уку-укыту процессы "Бел! Исеңдә тот! Үтә!" девизы астына үтте.
Бу чара балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләре саклау буенча белемнәрен тикшерергә ярдәм итте.
Тәрбияче Фәния Мусолямова, мондый чаралар барышында балаларның команда рухы үсә, бер-берсенә ярдәм итү хисе туа, дип ассызыклады.