Шушы көннәрдә Бөгелмәнең балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында иҗади конкурс оештырдылар. Аның барышында "Мисс кар кызы" сайладылар.
Кыш Бабай оныгын сайларга социаль-тернәкләндерү бүлегендә тернәкләнү үтүче әбиләр булышты.
Һәр катнашучы визит карточкасы әзерләде, төрле конкурсларда катнашты.
Оештыручылар билгеләгәнчә, мондый конкурслар балаларның талантлар үстерергә, сәләтен ачарга ярдәм итә.