Менделеевскның “Берег Надежды” үзәгендә тәмлетамак көне узды

2015 елның 7 декабре, дүшәмбе

Менделеевскның “Берег Надежды” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә инвалидлар декадасы кысаларында тәмлетамак көне узды.

Күңел ачу программасын Карлсон һәм Ириска алып барды. Чара конкурслар, күңелле уеннар белән үрелде. Моннан тыш, үзәк белгечләре мастер-класс уздырды, аның барышында балалар яңа ел открыткалары эзерләде.

Чара ахырында балаларны тәм-томнар белән сыйладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International