Берничә ел дәвамында Менделеевскның "Кама таңнары" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүче иң актив балалар төрле экскурсияләр һәм концертларга чакыру билетлары ала.
Быел балалар тәрбиячеләре белән бергә "PLANKA MUSIK". продюсерлык үзәге оештырган концертта булып кайтты.
Сәхнәдә приютта тәрбияләнүчеләрнең яшьтәшләре чыгыш ясады, шунлыктан бу уңай эмоцияләр генә уятты.
Тере музыка, матур костюмнар, чит телдә башкарылган җырлар – болар барысы да, тәрбиячеләрнең сүзләренә караганда, яшүсмерләргә үсеш өчен стимул бирә.
Приют тәрбиячеләре бу чараны оештырган өчен "Пиар Плюс" реклама агентлыгына рәхмәтләрен белдерде