Кичә Татар дәүләт "Әкият" курчак театрында ел саен үткәрелә торган яңа ел тамашасы узды. Әлеге чараны Татарстан Республикасы "Наз" балаларга һәм инвалидларга ярдәм итүче Төбәк иҗтимагый хәйрия фонды оештырды.
Чарада Балтачның "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге карамагындагы балалар катнашты. Балалар кызыксынып "Кышкы әкият" спектаклен карады. Һәр бала Кыш Бабайдан бүләк алып, тылсымлы бәйрәм атмосферасына күмелде.
Балтачның үзәк белгечләре оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде.