Менә инде икенче ел рәттән Татарстанда инвалид хатын-кызлар арасында "Энҗе бөртекләре" республика конкурсы уза. Быел конкурска республикада яшәүче 12 хатын-кыз сайлап алынды. Алар арасында Чистайның "Юлдаш" интернат-йортыннан Лилия Әгълиуллина да бар иде.
Катнашучылар видеоролик ярдәмендә үзләрен сәхнәдә тәкъдим итте.
Лилия Әгълиуллина "Ак фәрештәләр" җырын башкарды. Лилиянең тырышлыгын тамашачы гына түгел, жюри әгъзалары дә югары бәяләде. Шулай итеп, Чистай интернат-йортыннан Лилия Әгълиуллина "Артистичная Жемчужина" номинациясендә җиңүче булды.