Яңа ел алдыннан Казанның "MRC", "STK", "RDK" һәм "KSC" автоклуб активистлары Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булып кайтты.
Очрашу җылы атмосферада узды. Әби-бабайлар яшьлекләрен искә төшереп җырлар җырлады, такмаклар башкарды.
Интернат администрациясе активистларга рәхмәт сүзләре җиткерде.