Бүген Зәйнең "Радость" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре балалар өчен яңа ел бәйрәм тамашасы оештырды. Анда социаль адаптация үтүдә авырлыклар кичергән, гаиләдә конфликтлар булган балалар катнашты.
Балалар җырлар җырлады, конкурсларда катнашты, Маймыл һәм Убырлы карчык белән бергәләп биеде.
Якынлашып килүче бәйрәм белән котларга Кыш Бабай һәм Кар кызы да килгән иде.
Театральләштерелгән тамаша ахырында балаларга татлы бүләкләр тапшырылды.