Югары Ослан интернат-йортында яшәүчеләргә яңа кәефе бүләк иттеләр

2015 елның 23 декабре, чәршәмбе

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан Казанның 177нче номерлы лицей укучылары  Югары Осланның өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында булып кайттылар. 

Укучылар укытучылары җитәкчелегендә өлкәннәр өчен яңа елга бизәү әйберләре ясау буенча мастер-класслар үткәрде. Укучылар чыршы бизәде, интернат-йорт фойесында кар бөртекләре, уенчыклар элде.

Иҗат эше шулкадәр күңелле һәм мавыктыргыч булды, әби-бабайлар үзләре яши торган бүлмәләрне дә бизәүләрен сорады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International