Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,77%ны тәшкил итә

2015 елның 23 декабре, чәршәмбе

22 декабрь көненә республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 15886 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атнага караганда 36 кешегә күбрәк. Эшсезлек дәрәҗәсе бүгенге көндә 0,77% күрсәткечендә саклана.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 26352гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 3434  эш урыны ачык дип белдергәннәр.

Хисап атнасы барышында исә 806 кеше эшсез дип танылган. Эшләреннән азат ителүчеләрнең 427е хезмәт вазыйфаларын үз теләкләре белән калдырып киткән. 70 кеше оешма таралу яки штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International