Балтачның "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы, "Волонтер" үзәге активистлары белән Чепья авылында урнашкан социаль-тернәкләндерү бүлегендә булып кайтты.
Кыш Бабай белән Кар кызы инвалидларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.
Моннан тыш, очрашу кысаларында "Бәхетле мизгелләрнең берсе" район иншалар бәйгесенә йомгак ясалып, җиңүчеләр бүләкләде.
Оештыручылар һәм катнашучылар чараны югары бәяләде.