Җәлил бистәсендә урнашкан интернат-йорт карамагындагылар өчен төрледән-төрле чаралар оештырдылар

2015 елның 4 декабре, җомга

Инвалидлар декадасы кысаларында Җәлил бистәсенең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында төрледән-төрле чаралар узды.

Җәлил бистәсенен үзәк китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан “Якшылык бүләк ит” дигән хәйрия  чарасы оештырылды, интернат-йорт китапханәсе яңа китаплар белән тулыландырылды.

“Якшылык бүләк ит” акциясе барышында Сарман муниципаль районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, халыкка социаль ярдәм күрсәтү бүлеге җитәкчесе, ветераннар һәм инвалидлар советы рәисе бүләкләр тапшырды. 

Шулай ук өлкәннәрне музыка мәктәбеннән “Шатлык” ансамбле сөендерде. Аларның чыгышы чараны тагын да матуррак, онытылмаслык итте. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International