Мамадышның "Забота" үзәгендә мөмкинлекләре чикле гражданнар өчен чаралар оештырылды

2015 елның 4 декабре, җомга

Инвалидлар декадасы кысаларында Мамадышның "Забота" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен төрле чаралар оештырылды. 

Социаль-тернәкләндерү бүлеге базасында мәгълүмати-консультатив очрашу узды. Анда Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алена Смирнова, РФ Пенсия фонды идаресенең Мамадыш районында җитәкче урынбасары Шамил Хәсәнов, район үзәк хастаханәсе баш табибы Рамил Галиев, халыкны социаль яклау бүлеге белгечләре катнашты.

Чара барышында диспансерлаштыру, шифаханә-курорт юлламалар алу кагыйдәләре, пенсия арту, социаль-көнкүреш проблемалары кузгатылды. 

Моннан тыш шашка һәм шахмат турниры оештырылды. Барлык җиңүчеләргә дә истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Катнашучылар һәм оештыручылар билгеләп үткәнчә, мондый чаралар инвалидларга үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алырга ярдәм итә .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International