Кичә "Безнең кадерле ветеран" проектының икенче этабын тормышка ашыру кысаларында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, "Бердәм Россия" партиясе әгъзасы, ТР Дәүләт Советы Президиум әгъзасы Татьяна Ларионова, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан Юлия Абдреева Нурлат районының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорттында булып кайтты.
Әлеге учреждениедә проектка 17 кеше эләгә: 1 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм 16 тыл хезмәтчәне. Бүген алар бер яки ике кешелек бүлмәләрдә яши. Бүлмәләр ремонтланган, яхшы җиһаз, көнкүреш техникасы белән булдырылган.
Чара барышында шулай ук министрлык вәкилләре, депутатлар, шулай ук ТР Дәүләт советы социаль сәясәт комитет рәисе Светлана Захарова катнашында киңәшмә уздырылды.