Минзәләдә "Теләкләр чыршысы" яңа ел алды акциясе уза

2015 елның 22 декабре, сишәмбе

Минзәлә районында ел саен "Теләкләр чыршысы" яңа ел алды акциясе уза. Аз керемле, авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдәге балалар үз теләкләрен кәгазь битләренә язып, аларны сихри чыршыга элә. 

Быел балаларның яңа ел теләкләрен үтәргә хәйрияче Юлия Яппарова булышачак.

Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре балаларның теләкләре кабул булып, Яңа ел бәйрәме күңелле узачагына ышана. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International