Яр Чаллының "Асылташ" приютында тәрбияләнүчеләр яңа ел открыткалары әзерләде

2015 елның 22 декабре, сишәмбе

Яр Чаллының "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында балаларның иҗади сәләтләрен үстерү максаты белән дәрес уздырдылар. Аның барышында балалар үз куллары белән яңа ел открыткасын ясады. 

Дәрес башланыр алдыннан аларга эш технологиясен аңлаттылар. Һәр бала бик теләп үзенчәлекле яңа ел бүләге әзерләде

Педагоглар мондый дәресләр бәйрәм рухын тудыра дип ассызыклады

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International