Балтачның "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә хәйрия концерты узды. Аны Арбор гомуми белем бирү мәктәбе белән берлектә мәдәният йорты педагогик коллективы оештырды.
Концерт программасы барышында җырлар яңгырады, "Земляничное лето" ансамбле дәртле биюләр тәкъдим итте. Моннан тыш, мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен "Ата-аналар дәрестә" спектакле күрсәтелде.
Тамашачылар оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде, киләчәктә дә иҗади уңышлар теләде.