Бөгелмәнең "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре биредә тәрбияләнүчеләр белән бергә җәрәхәтләр һәм салкын тию авыруларының санын киметү буенча профилактик акция оештырды.
Оештыручылар мондый чараларның кышкы вакытта актуаль һәм мөһим булуын билгеләп үтте.
Акция алдыннан балалар белән әңгәмәләр үткәрделәр, аларга тышта йөргәндә куркынычсызлык кагыйдәләре турында искәрттеләр. Акциядә балалар үтеп баручыларга листовкалар таратты, якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.
Белгечләр мондый акцияләр балаларның имгәнүләр санын киметер дип өметләнә.