Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре вакытында социаль-тернәкләндерү бүлегендә иминлекне тәэмин итү максаты белән Балтачның "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәре янгынга каршы пост хезмәткәре белән очрашу үткәрде.
Белгеч бүлек эшчәнлеге турында сөйләде, янгын чыгу сәбәпләрен атады. Моннан тыш, тернәкләндерү үтүчеләргә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен искәретеп үтелде.
Очрашу ахырында һәр катнашучыга янгын куркынычсызлыгы хакында буклетлар таратылды.