Бөгелмәнең "Возрождение" үзәге базасында чираттагы күчмә утырыш узды

2015 елның 22 декабре, сишәмбе

Хезмәт саклау дәүләт идарәсе системасының нәтиҗәлелеген арттыру максатында Координация советының чираттагы күчмә утырышы Бөгелмә районының "Возрождение" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге базасында узды.

Утырышта муниципаль учреждение җитәкчеләре,  профсоюз оешмалары рәисләре, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы территориаль учреждениеләре җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнашты. 

"Бөгелмә профсоюзлар федерациясе"  иҗтимагый берләшмәсе рәисе М. Грачева һәм халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе И. Әхмәтова куркынычсез хезмәт, шулай ук башлангыч профсоюз оешмалары җитәкчесе роле турында сөйләде, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгече күмәк килешү төзү нечкәлекләрен искәртеп үтте. 

Утырыш ахырында агымдагы елга йомгак ясалды һәм киләсе елга эш юнәлешләре билгеләнде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International