Минзәләнең интернат-йортында яңа ел тамашасын оештырдылар

2015 елның 22 декабре, сишәмбе

Бүген Минзәләнең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен  интернат-йортында яңа ел тамашасы узды. Аны интернат-йорт хезмәткәрләре "Веста" яшьләр үзәге белән берлектә оештырды. 

Бәйрәмдә Кыш Бабай белән Кар кызы да катнашты. Биредә яшәүчеләр яңа ел җырлары җырлады, биеде.

Интернат-йорт директоры И. Исмәгыйлев интернат тормышында актив катнашканнарга мактау грамоталары тапшырды. 

Һәр бәйрәм кунагы татлы бүләкләр һәм бик күп уңай эмоцияләргә ия булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International