Кичә Зәйнең "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологы мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче әниләр белән күреште.
Дәреснең төп өлеше сенсор бүлмәсендә узды, анда әниләр тирән релаксация торышын кичерде. Бу аралашу өчен уңайлы атмосфера тудырды.
Сеанстан соң катнашучылар чәй табыны оештырды, дәрестән калган тәэсирләр белән уртаклашты.