Чистайның "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында инвалидлар декадасы уңаеннан зур спорт бәйрәме узды. Әлеге спорт бәйрәмендә Чистай, Кама Аланы психоневрологик интернаты, "Юлдаш" интернат-йорт командасы катнашты.
Чараның кунаклары итеп Чистай районы халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Г. Каюмова, спорт бүлеге начальнигы Э. Җаббаров, иҗтимагый совет әгъзасы Т. Шведчикова, территориаль иҗтимагый җирле үзидарә рәисе В. Ваганов чакырулы иде.
Биредә җитезлеккә, тапкырлыкка төрле конкурслар оештырылды.
Һәр катнашучыга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.