Инвалидлар декадасын үткәрү кысаларында Казанның "Возрождение" тернәкләндерү үзәге "Юл кагыйдәләре" дистанцион викторинада катнашты. Аны 26нчы номерлы "Бәләкәч" балалар бакчасы оештырды.
Ике көн дәвамында укучылар биремнәр алды һәм аңа тырышып җавап бирде. Балалар юл хәрәкәте өлкәсендәге белемнәрен югары дәрәҗәдә күрсәтте, барлык табышмакларга дөрес җавап тапты, автомобиль маркаларын таныды.
Һәр катнашучы грамота белән бүләкләде.