Алабуганың "Новый дом" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр шәһәр урамнарында "Җиңел янәшә булу" акциясе оештырды.
Инвалидлар көненә багышланган чара барышында балалар махсус әзерләнгән календарьләр таратты.
Моннан тыш, "Кайгырту" социаль приютында тимурчылар отряды оешты. Приютта тәрбияләнүчеләр ветераннарга булыша, төрле чараларда катнаша.