Парклар һәм скверлар елы кысаларында Тукай районы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге "М. И. Г." отряды волонтерлары белән берлектә "Чиста һәйкәл" акциясе уздыры.
Чара барышында волонтерлар "Беркем дә, бернәрсә дә онытылмады" һәйкәлен һәм аның территориясен чистартты.
Оештыручылар, мондый чаралар патриотик хисләр тәрбияләүдә ярдәм итә, дип билгеләп үтте.