Татарстан Республикасында парклар һәм скверлар елы кысаларында Түбән Каманың "Веста" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге социаль педагогы Әлфия Хөснетдинова шигырь укучылар бәйгесе уздырды.
Чара Г. Тукай исемендәге парк территориясендә узды. Балалар күтәренке рух белән күренекле шагыйрьләрнең кыш турындагы шигырьләрен укыды.
Белгеч билгеләп үткәнчә, мондый очрашулар балаларда укуга кызыксыну уята.