Лаешның балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге педагогларлары карамактагы балалар өчен "Агачлар һәм кошлар кышын" дип исемләнгән дәрес үткәрде.
Чара барышында педагог балаларга урманнар, парклар, скверлар – табигать байлыгы икәнлеген сөйләде. Балалар бик теләп кошларның кышкы чордагы яшәеше турында хикәя тыңлады.
Педагог мондый дәресләр балаларда табигатькә карата яхшы мөнәсәбәт тәрбияләргә булыша, дип ассызыклады.