Буа «Гармония» халыкка социаль ярдәм күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Преодоление» клубы әгъзалары өчен Яңа елга багышланган чара уздырды.
Мөмкинлекләре чикләнгән балалар үз куллары белән Убырлы карчыкка костюм ясады.
Хезмәткәрләр балаларга хыялларның тормышка ашуы турында сөйләде. Белгечләр белдергенчә, ышансаң, хыяллар һичшиксез тормышка ашачак.