Бөгелмәнең "Ялкын" приютында тәрбияләнүчеләр каратистлар белән очрашты

2015 елның 21 декабре, дүшәмбе

Бөгелмәнең балалар һәм яшүсмерләр өчен "Ялкын" социаль приютында тәрбияләнүчеләр "Факел" спорт комплексында  кечкенәләр төркеме каратистлары белән очрашты. 

Танышудан соң, уенчылар ике командага бүленде. Ярышлар күңелле узды, иң мөһиме һәр катнашучы үзен төгәл һәм оста спортчы итеп күрсәтте.

Жюри составында каратэ буенча тренер И. Фәттахов катнашты. Ул ике команда бер дәрәҗәдә ярышканлыкны билгеләп үтте.

Чара ахырында команда татлы призлар белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International