Бүген Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры эш визиты белән Яр Чаллы шәһәрендә булып кайтты.
Көннең беренче яртысында министр Эльмира Зарипова һәм ТР буенча хезмәт дәүләт инспекциясе җитәкчесе Евгения Костюшина шәһәрнең эшкуарлар белән очрашты. Очрашу "Чаллы" индустриаль паркында "Бизнес һәм хакимият: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында узды. Министр эшмәкәрләргә хезмәт базарындагы хәл турында хәбәр итте, шулай ук катнашучыларның сорауларына җавап бирде.
Очрашудан соң шәһәр мэры кабул итү бүлмәсендә Министр гражданнарны кабул итте. Гражданнар тарафыннан хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү өлкәсендә сораулар яңгырады. Министрга үз эшеңне ачу һәм эшсез дип танылу процедурасы буенча сораулар бирелде. Барлык мөрәҗәгать итүчеләргә җентекле рәвештә аңлатмалар бирелде.